Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Хәйретдинов Марсель Мәсхүт улы билгеләнде.

Марсель Хәйретдинов 1977 елның 26 февралендә Буа районында туган. Белеме-югары: "Финанс һәм кредит" белгечлеге буенча «ТИСБИ» Идарә Академиясе дипломы. "Дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция сатып алу белән идарә итү" юнәлеше буенча квалификацияне арттыру курслары уза. 

2020 елда "Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар"юнәлеше буенча Россия Федерациясе президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укый. Муниципаль заказлар системасында эшләү буенча шактый тәҗрибәгә ия.

Алдагы эш урыны булып Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль заказны урнаштыру бүлеге тора.

 Исегезгә төшерәбез, элеккеге Яр Чаллы Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вильданов «Горзеленхоз» ААҖ генераль директоры булды.

Җомга, 8 май 2020, 11:49