Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яшьләр ышаныч телефоны" аша "Балалар һәм яшьләр өчен ашыгыч психологик ярдәм үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре Анастасия Бойко, Альбина Әхмәтнәбиева һәм Аида Шәймәрданова «Ышаныч телефоны психологы — 2020» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Аида Шәймәрданова беренче урынны яулады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсны үткәрүнең максаты - психолог-консультант хезмәтенең социаль статусын һәм абруен күтәрү, аны тормышка ашыру һәм иҗат потенциалын ачу өчен шартлар тудыру, хезмәткәрләрнең алдынгы һөнәри тәҗрибәсен тарату, шулай ук иң яхшы психолог-консультантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

Җомга, 8 май 2020, 10:35