Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы, бөтен ил кебек үк, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Чаралар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән үткәрелә. Аларның күбесе интернетта онлайн режимда узачак. Җиңү көне Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә традицион төстә чәчәкләр салудан башланды. Һәйкәлгә чәчәкләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы депутатлары салды.

Аннары «Ватан-ана» мемориаль комплексының "мәңгелек уты"на чәчәкләр салу тантанасы булды. Наил Мәһдиев барысын да сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. «Бүген илебез тормышында, республикабыз һәм шәһәр тормышында үзенчәлекле көн. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләрен тагын бер кат әйтәсе килә. Һәлак булган сугышчыларга, хәзерге вакытта исән булган ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград оборонасында катнашучыларга – үз гомерләрен кызганмыйча, 1945 елның май аенда илебезнең иң яхшы уллары һәм кызларының миллионлаган гомере бәрабәренә Бөек Җиңү алып килгән һәркемгә мәңгелек дан. Тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләре. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән сүзләр нәкъ менә алар, хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар турында. Мин бүген барлык чаллылылар исеменнән ветераннарыбызга безгә китергән Бөек Җиңү өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Бүген без, катлаулы вәзгыятькә карамастан, эшлибез, балалар тәрбиялибез, икътисадны үстерәбез. Бүген безнең илгә һәм бөтен дөньяга килгән вакытлы кыенлыклар узачак. Без аларны җиңәчәкбез. Монда бернинди шик юк. Мин Яр Чаллыда парад уздырырбыз һәм җиңүчеләребез хөрмәтенә салют бирербез, дип ышанам. Барыгызны да совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу белән котлыйм», - диде ул.

Алып баручының: "Кеше хәтере! Ул вакытка буйсынмый. Күпме генә еллар узса да, кешеләр яңадан безнең Җиңүгә әйләнеп кайтачаклар. Яу кырында ятып калган солдатның батырлыгын, Җиңү өчен көрәшкән хезмәт кешесенең батырлыгын беркайчан да онытмаячак. Хәтер яши... Халык хәтере мәңгелек" - бер минут тынлык игълан ителде.

Соңыннан Җиңү залпы яңгырады.

Җиңү паркында узган "Лавровый венок" һәйкәленә чәчәк салу тантанасында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов катнашты. Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, якташлары - Советлар Союзы геройлары һәйкәлләренә һәм бюстларына чәчәкләр салдылар.

Шимбә, 9 май 2020, 11:10