Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр җитәкчелеге KazanExpress тәкъдим иткән акцияне хуплады, компания - хакимият яки шәхси компанияләр бүлеп бирә торган азык-төлек җыелмаларының санын ике тапкыр арттырачак, шулай ук адресатларга контактсыз илтеп җиткерәчәк. Шулай итеп, мэр Наил Мәһдиев - 100 азык-төлек җыелмасын китерүгә, ә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова 50 һәм 10 азык-төлек җыелмасын сатып алуга шәхси акчаларын кертте. Әлеге инициативаны директор Сергей Акульчев җитәкчелегендәге «Акульчев» кондитер фабрикасы да хуплады һәм 400 җыелма сатып алуга акча юнәлдерде. Шулай итеп, 1 120 җыелма килеп чыкты. Аларны мохтаҗ һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, инвалидлар, ялгыз яшәүче пенсионерлар алачак. Исемлекләр мәктәпләрдә һәм Башкарма комитетка мөрәҗәгатьләр буенча формалаштырылды.

KazanExpress курьерлар тартмаларны адресатларга бушлай китерәчәкләр.

Бүген азык-төлек җыелмалары шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Чаллының берничә гаиләсенә тапшырылды. Мэр үзе бер җыелманы карап чыкты һәм аның составын тикшерде. Азык–төлек җыелмасы иң кирәкле әйберне үз эченә ала: ярмалар, макарон эшләнмәләре, консервалар, он, май, тәм-томнар, чәй, гигиена чаралары – 1500 сумлык 20 позиция.

Азык-төлек җыелмасын җыйганда һәм тапшырганда барлык саклык чаралары да үтәлә. Хезмәткәрләр шәхси саклану чараларын кулланалар, шулай ук эш урыннарында даими рәвештә санитар эшкәртәләр. Яр Чаллының барлык битараф булмаган кешеләре сайтта 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм туганнары өчен бушлай азык-төлеккә заказ биреп, акча күчереп, проектка ярдәм итә алалар https://stop-corona.kazanexpress.ru/

«Стоп Корона» проекты апрель башында старт алды һәм яңа вируска аеручача бирешүчән 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ярдәм итү һәм аларны яклау максаты белән эшләнде. Проектның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә калсын өчен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү, үз-үзеңне изоляцияләү  режимын катгый үтәү, шулай ук Covid-19 вирусын таратудан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү. Бушлай азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле ялгыз пенсионерларга җибәрелде. 

Ярдәм алучылар исемлеге ТР социаль хезмәтләре ярдәмендә формалаша. Мондый акцияләр Казанда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә узды инде. 

"Ресурсларны берләштереп битараф булмаган компанияләр һәм гражданнар ярдәме белән без иң югары куркынычлык зонасында булган өлкәннәргә кирәкле ярдәм күрсәтә алабыз", – дип билгеләп үтә KazanExpress маркетейсы җитәкчесе Линар Хөснуллин. 

Җомга, 8 май 2020, 16:40