Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты факультетлары социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган онлайн-проектлар башлап җибәрде. "Сугыш язучылары" дигән проектны филология факультеты студентлары әзерләгән иде. Үзләренең Инстаграм-аккаунтларында алар аудиторияне хәрби журналистлар, язучылар, шагыйрьләр, дикторларның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыралар.

Педагогия һәм психология факультеты ике проектны тормышка ашыра: "Балаларны сугыштан коткарып" һәм "Йөрәкләрдә сугыш кайтавазы яңгырый" проектлары. Биредә сугыш вакытында балаларны тылда һәм концлагерьларда укытуны дәвам иткән укытучылар, педагогларның фотосурәтләре басыла. Бөек Ватан сугышы безнең йөрәкләрдә онытылмас эз калдырды, ә ул еллардагы фоторәсемнәр бу вакыйга турында онытырга бирми. "Йөрәкләрдә сугыш кайтавазы яңгыраячак" проекты кысаларында Совет халкының тарихын, героик батырлыгын үз җилкәләрендә кичергән аз билгеле фотографияләр басыла. "Сугыш турында барысы да язылмаган": математика һәм информатика факультеты Бөек Ватан сугышы елларында булган кызыклы фактлар, вакыйгалар аша проектны тормышка ашыра. Бу - Бөек Җиңү көнен якынайткан атаклы математиклар турында материаллар. Бәйрәм алдыннан сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары сәнгать һәм инновацион дизайн кафедрасы укытучылары җитәкчелегендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган плакатлар күргәзмәсе әзерләделәр. Үз иҗат эшләрендә балалар кешелек тарихында иң куркыныч сугышка үз карашларын чагылдырдылар, Бөек Җиңү көне белән бәйле ассоциацияләрне сурәткә төшерделәр. Тарих-география факультеты «Вакытлар бәйләнеше» марафонын башлап җибәрде. Студентлар үзләренең рәсми битләрендә социаль челтәрләрдә сугышта катнашкан туганнарының һәм укытучыларның яки тыл хезмәтчәннәренең тарихын бастыралар. Теләсә нинди мәгълүмат-зур текст булсынмы яки хәтер кенәгәсендә кечкенә генә искә булсынмы— барысы да мөһим. Физик культура һәм спорт факультеты студентлары "Тыныч тормышта ул - спортчы, сугыш кырында - сугышчы"проекты аша сугышта катнашкан спортчылар, Олимпия уеннарында җиңүчеләр белән таныштыралар.

Җомга, 8 май 2020, 17:32