Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия президенты Владимир Путин Александровский бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды. Тантана ахырында мемориал каршыннан тантаналы марш белән мактаулы каравыл ротасы һәм оркестр узды. Дәүләт башлыгы шулай ук герой-шәһәрләр обелискларына һәм «Хәрби дан шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган шәһәрләр хөрмәтенә куелган Истәлек билгесенә чәчәкләр куйды.

Владимир Путин ветераннарны, Россия гражданнарын Җиңү көне белән котлады:

                                   "Хөрмәтле Россия гражданнары!

                                            Хөрмәтле ветераннар!

                                                   Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!

Безнең барыбыз өчен дә бу иң мөһим, иң кадерле бәйрәм. Без аны һәрвакыт тантаналы һәм бөтенхалык белән билгеләп үтәбез. Барысы бергә.

Җиңү Көненең рухи, әхлакый әһәмияте һәрвакыт бөек булып кала, ә безнең аңа мөнәсәбәт – изге.

Бу – безнең хәтер һәм горурлыгыбыз, илебез тарихы, һәр гаилә тарихы, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз биргән күңелебезнең бер өлеше.

Бүген без алар язмышының бөтен бөеклеген бик нык тоябыз, инде дөньядан киткән кешеләрне искә алабыз, аларның төрле еллардагы фотосурәтләренә мәхәббәт белән карыйбыз, ветераннарга озын гомер телибез, җиңүчеләрнең бөек буыны алдында баш иябез.

Алар Ватан өчен шулкадәр күп нәрсә эшләгәннәр ки, моны берничек тә үлчәтеп булмый, берни дә түли алмыйлар. Алар Ватаныбызны, киләчәк буыннар тормышын саклап калдылар, Ауропаны азат иттеләр, тынычлыкны сакладылар, шәһәр-авылларны торгыздылар, гаять зур уңышларга ирештеләр.

Без Совет халкының бөек, корбаннар бәрабәренә ирешелгән батырлыгына, фронтта һәм тылда иңгә-иң куеп сугышкан төрле милләт кешеләренә чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы, бердәмлеге, абруе һәм чын-чынлап рух көче алдында вакыт көчсез.

                                                                     Кадерле дуслар!

Биредә, Кремль дивары янында – безнең барыбыз өчен дә изге урын. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә көн һәм төн буена Мәңгелек ут яна. Биредә билгесез солдат ята. Без монда аңа һәм Ватаныбызның барлык сакчыларына баш ияргә киләбез.

Мәскәү, Смоленск, Сталинград һәм Курск, Севастополь, Минск, Киев һәм Рига, Берлин һәм Вена, Пулков биеклеге, Нева, Днепр, Дуна, Висла һәм Одер ярларында мәңгегә туганнар каберлегендә күмелгән каһарманнар.

Һәлак булган миллионлаган кеше  үзләре хыялланган Җиңүне күрмәде, дошманны җиңеп, туган йортына әйләнеп кайтуларына ышанды. Алар, безнең өчен, балаларыбыз, оныкларыбыз, әле тумаган һәм киләчәктә дөньяга киләсе яшь буын өчен үз гомерләрен кызганмады.

Сугыштан кайтмаганнарның, улларның, кызларның, әтиләрнең, әниләрнең, бабаларның, ирләрнең, хатыннарның, апаларның, абыйларның, полкташларның, туганнарның, дусларның изге рухы алдында баш иябез.

Бер минут тынлык игълан ителә. (Бер минут тынлык белән.)

                                                             Кадерле дуслар!

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узды. Без, гадәттә, юбилей датасын киң һәм тантаналы төстә билгеләп үтәчәкбез, аны лаеклы итеп эшләячәкбез. Кызыл мәйданда төп парадыбыз да, «Үлемсез полк» халык маршы да – рәхмәтле хәтер маршы да, буыннар арасында өзелмәс, канлы, җанлы элемтә дә булачак. Безнең ветераннар тормыш өчен – үлемгә каршы көрәштеләр. Һәм без һәрвакыт аларның бердәмлегенә һәм ныклыгыннан үрнәк алачакбыз. Безне уртак Хәтер һәм уртак өметләр, уртак омтылышлар, бүгенге һәм киләчәк өчен җаваплылык берләштерә. Бәйрәм белән сезне! Җиңү Көне Белән! Ура!".

Шимбә, 9 май 2020, 10:49