Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарын телефон аша котлады. Ул ветераннарга 75 ел элек күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде. Беренче шалтыратуларны мэр «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында ясады. 

 «Мин сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Барлык чаллылылар исеменнән сезгә безнең өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, иң изге теләкләрем. Туган-тумачаларыгызга, якыннарыгызга шатлык-куанычлар гына китереп яшәгез. Озын гомер сезгә. Сезнең шатлыклы тавышыгыз безне яңа эшләргә рухландыра. Җиңү көне белән!», -   дип теләде сугыш ветераны Александр Бурковка Наил Мәһдиев.

Котлаулар мэр кабинетында да дәвам итте. Һәр ветеранга җылы сүзләр юлланды.

Бүген Яр Чаллыда 681 ветеран яши. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар – 42, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары – 19, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр – 8.

Шимбә, 9 май 2020, 12:16