Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Машина төзелеше урамында башкарылган эшләр күләме 25% тан артык (25,35%). Хәсән Туфан һәм Яшьлек проспектлары арасындагы урамны «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтлыйлар. 3,1 км озынлыктагы юлны капиталь төзекләндерү эшләре «ТрестКамдорстрой» ЯАҖ көче белән алып барыла. Финанслау суммасы 283,5 млн сум тәшкил итә. Реконструкция кысаларында юл киңәйтеләчәк – һәр якка икешәр полоса барлыкка киләчәк.

Реконструкция барышын элегрәк шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшергән иде. Шул чакта юлчылар эшләрне срогыннан алда тәмамларга ниятләүләре турында хәбәр итте.

Пәнҗешәмбе, 14 май 2020, 18:44