Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Татарстан 24» телеканалының туры эфирында билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы - республика һәм Чаллы тормышында бик мөһим дата.

 "Әлеге истәлекле датаны безнең тырыш хезмәт белән билгеләп үтәсебез килә. Яр Чаллы - сәнәгать шәһәре. Эш, заказлар булса, бәйрәм дә булачак. Сүз дә юк, элек билгеләнгән барлык массакүләм чаралар үзизоляцияләү шартларында билгеле бер төзәтмәләр белән үткәреләчәк. Хәл яхшырыр, дип уйлыйм. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча билгеләнгән барлык планнар да иң югары дәрәҗәдә тормышка ашырылачак.  Барысы да җайланыр, дип уйлыйм", - диде ул.

Җомга, 15 май 2020, 15:07