Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Барлык вакыт эчендә Чаллыда 314 COVID-19 очрак теркәлгән. Соңгы ял көннәрендә үсеш 19 очрак тәшкил итте. Бу хакта традицион иртәнге киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 120 кеше стационарда дәвалана. Аларның 5се – авыр хәлдә, башка чирләре дә булу сәбәпле.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйләгәнчә, яңа коронавирус инфекциясе очраклары «КАМАЗ» ААҖнең структур бүлекчәләрендә кабатланды: ПРЗ – 13, тимерчелек заводында – 5, автомобиль заводында – 8, кою заводында – 2. 

 «Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар арасында кабат килеп чыккан очраклардан 5 нче Шәһәр хастаханәсе стационарында – 20, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә – 16, 2 нче Шәһәр хастаханәсендә  2 очрак теркәлгән. Теркәлгән барлык очраклар буенча да изоляция, медицина күзәтүе һәм йомгаклау дезинфекциясе өчен күрсәтмәләр әзерләнгән. Инфекция учакларында санитар-эпидемиологик тикшерүләр үткәрелә. Ачыкланган хокук бозулар буенча юридик затка да, вазыйфаи затларга да административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелә», – дип сөйләде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр предприятиеләрендә COVID-19 профилактикасы чараларын үтәүне тикшереп торырга кушты. Шул ук вакытта ул төзелеш объектларына аерым игътибар бирүгә басым ясады: "Төзүчеләрнең билгеләнгән режимны үтәүгә мондый мөнәсәбәтен нормаль дип санарга ярамый. Санитар режимны сакламау өлешендә беркем дә бернинди индульгенцияләр алмаган. Дәүләт акчасына, республика, муниципалитет акчаларына социаль-мәдәни объектлар төзи торган эре төзелеш оешмалары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы карарларын тулысынча үтәргә тиеш. Төзелештә элементар тәртипне сакларга була югыйсә ", - диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 18 май 2020, 10:17