Башкарма комитет Роспотребнадзор белән берлектә шәһәр җәмәгать транспортына тикшерүләр үткәрә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Белгечләр салонның чисталыгын тикшерәләр, шулай ук шәһәр халкыннан килгән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча да. "Пассажирлар йөртү буенча җаваплылыкка тартылучы хокук бозулар ачыкланды. Хәзерге вакытта бу җитешсезлекләр бетерелгән. Тикшерүләрне көн саен алып барабыз. Алар күбрәк салоннардагы чисталык белән бәйле иде. Дезинфекцияләү үткәрелә, вируска каршы журналлар алып барыла. Бу атна эчендә без транспорт буенча дәгъваларны эшләп бетерәчәкбез", - диде Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 май 2020, 11:06