Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Хөкүмәтенең "65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк затларга, карантин булган очракта, эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы"  2020 елның 15 маендагы 683 номерлы карары үз көченә керү сәбәпле, РФ Социаль иминият фонды ТР буенча идарәсенең  9 нчы филиалы шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләренә (исем-фамилиясе, атасының исеме, СНИЛСы, уртача хезмәт хакын, ЭЛН 99902000 бердәм универсаль номеры белән иминләштерелгән стажын күрсәтеп), вәкаләтле медицина оешмасы тарафыннан «03» коды белән, бер тапкыр 18 календарь көнгә, 2020 елның 12 маеннан 29 маена кадәр эшкә яраксызлык кәгазьләрен алга таба рәсмиләштерү өчен, 65 яшьекл һәм аннан өлкәнрәк һәр хезмәткәр буенча электрон реестр формалаштырырга һәм фондка җибәрергә кирәклеге турында хәбәр итә.

Реестрны формалаштырганда килеп туган барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә f9@ro16.fss.ru яки күрсәтелгән телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин:

кабул итү бүлмәсе 8(8552)71-38-20, 

кайнар линия: 8(8552) 71-28-26, 70-70-04.

Дүшәмбе, 1 июнь 2020, 16:17