Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Чаллыда респираторлар җитештерүне башлап җибәрү буенча эшләрнең барышы белән танышты.

"Яңа автомат линиясе запас частьлар һәм компонентлар заводының энергоремонт цехы территориясендә урнаштырылган. Завод үзендә җитештерүне башлап җибәрә, димәк, беренче чиратта, шәһәр төзүче предприятие хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы саклагыч битлекләр белән тәэмин ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшмәкәрләр яңа производстволарны никадәр күбрәк ачса, шәхси саклану өчен дефицитлы чараларны күбрәк җитештерсә, кулланучы өчен аларга бәяләр дә арзанрак булачак", – дип шәрехләде парламентарий.

Автомат линияне монтажлау ике көн эчендә башкарылган, хәзер эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, алда тәҗрибә партиясен җитештерү, сертификацияләү һәм продукция чыгару: җитештерүчәнлек - сәгатенә 2400 данә. Автомат линиясе өч сменалы режимда эшләячәк.

Сишәмбе, 19 май 2020, 10:27