Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясен тормышка ашыру дәвам итә. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән оештырылган чара. Бу атнада 6165 азык-төлек җыелмасы шәһәргә китерелде. Аларны аеруча мохтаҗ гаиләләр ала. Җыелмаларны бирү пунктларының берсе 41нче мәктәп булды, биредә 180 җыелма таратылды. Бүген җыелма бирү пунктына Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов килде. "Заманалар җиңел түгел, әмма битараф булмаган кешеләр бар. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов-битараф булмаган кешеләрнең берсе һәм "Ярдәм янәшә" дип аталучы программа инициаторы булып тора. Әлеге программаның максаты – бүген авырлыклар кичерүче мохтаҗларны азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин итү форматында ярдәм", - дип билгеләп үтте ул.

Җыелма составында барлык кирәкле продуктлар бар.

Әниләр, социаль дистанцияне үтәп, документларны тутырдылар һәм аннан җыелмаларны алдылар.

Азык-төлек җыелмалары түбәндәге категорияләргә бирелә: җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган (ә бу 8 938 сум), үз составында 8 яшьтән өлкәнрәкләр балалары булган гаиләләр; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк, ата-аналарының берсе алимент түләүдән качып йөрүче гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр; опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр; 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар; керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кризистан зыян күрүчеләр.

Сишәмбе, 19 май 2020, 15:10