Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 майда Чаллыда болытлы булачак. Синоптиклар фаразлары буенча-яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. 19 май кичендә урыны белән яшен. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +4..+8˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+13˚.

Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  көчле җил вакытында өйдән, биналардан чыгуны чикләргә киңәш итә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, җир асты кичүе яки подъездларда яшеренү киңәш ителә. Көчле җилдән йорт диварлары янында  качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары өстегезгә төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.  Җил вакытында зур агачлар янында тормаска кирәк, шулай ук алар янында автотранспорт калдырырга да ярамый – сынган агач ботаклары зур куркыныч тудыруы ихтимал. Йорттагы барлык тәрәзәләрне дә тыгыз итеп ябу мөһим. Алардан читтә торырга кирәк.

Бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Сишәмбе, 19 май 2020, 16:22