Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, балалар иҗтимагый оешмалары көнендә, Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрде.

Очрашуда Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Муллахмәтов, шәһәр Укучылар советы спикеры Аделина Мешалкина, #МЫВМЕСТЕ шәһәр волонтерлык штабы җитәкчесе Анастасия Гайфуллина, шәһәрнең башка яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Чараның модераторы булып 15 нче балалар иҗат йорты җитәкчесе Светлана Грачева чыгыш ясады. Ул очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм сүзне шәһәр башлыгына бирде.

Очрашуда 70ләп кеше катнашты.

Наил Мәһдиев барысын да бәйрәм белән котлады, балачак чорында Пионерия көне булуын искәртте. «Әгәр балалар бүген әби - бабайларыннан, әти-әниләрдән бу бәйрәмнең тарихы турында кызыксынса, бу иҗтимагый оешмада эшләү турында кызыклы тарихлар ишетәчәкләр. Ул чордагы пионерлар оешмасы эшендә күп нәрсә кирәкле, әһәмиятле булды. Бүген бу традицияләр, минемчә, Яр Чаллыда дәвам итә. Безнең шәһәрдә 45тән артык формаль булмаган берләшмә эшли: патриотик, спорт, экология, иҗтимагый-сәяси, волонтерлык – күп юнәлешләр буенча эш алып барыла. Балалар иҗтимагый оешмалары эшендә катнашу һәркем өчен бик күп нәрсә бирә. Беренчедән, яңа дуслар барлыкка килә. Белемең арта, үзеңне күрсәтү, кирәкле итеп тою мөмкинлеге туа. Сүз дә юк, сезнең эшчәнлектә педагогларыгыз да мөһим роль уйный. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән бу эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Рух күтәренкелегеннән, үз һөнәрегезне, балаларны яратудан башка балалар иҗтимагый оешмаларында эшләү мөмкин түгел. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм, яңа идеяләр, казанышлар, данлы Яр Чаллы шәһәре, безнең күпмилләтле Татарстан Республикасы иминлеге өчен файдалы эшләр телим»,-диде ул.

Яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Муллахмәтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, шәһәр балалар һәм яшьләр оешмаларының күбесе социаль активлыкны, мәктәп укучыларының һәм студентларның иҗади потенциалын, хәйриячелек, патриотик тәрбия, яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән. «Узган ел 1000нән артык төрле чара узды, анда 150 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында «21 гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы иң әһәмиятлесе булып тора, анда 17 ел эчендә шәһәрнең төрле иҗтимагый оешмаларыннан 800дән артык активист катнашты. Бөтенроссия конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча сигез кеше Россия Федерациясе президенты премиясе лауреаты булды", - дип хәбәр итте ул.

Шәһәр Укучылар советы спикеры Аделина Мешалкина мэрга мөрәҗәгать итте: "Миңа бүген барлык балалар иҗтимагый оешмаларын тәкъдим итү хокукы бирелде һәм сезнең белән оешмабызның уңышлары белән уртаклашам. Сез беләсезме, шәһәр Укучылар советы инде берничә ел «Яңа ел хыялы» хәйрия акциясе уздыра, аның кысаларында без авыр тормыш ситуациясенә эләккән балаларның хыялларын тормышка ашырабыз. Быел «Кайнар йөрәк» дәүләт-иҗтимагый инициативасының оештыру комитеты карары безнең өчен зур сюрприз булды. Традицияләргә тугрылык һәм "Яңа ел хыялы" акциясен уздырган өчен Укучылар советы «Кайнар йөрәк» дигән мактаулы билге белән билгеләп үтелде. Барыбыз да түземсезлек белән, хәзерге вакытта кертелгән чикләү шартларының безнең өчен иң кадерле һәм мактаулы символны алырга мөмкинлек бирүен көтәбез", - дип белдерде Аделина.

Анастасия Гайфуллина волонтерлар эше турында сөйләде. 20 март көнне Яр Чаллыда #МыВместе  бөтенроссия акциясе кысаларында «Орион» яшьләр үзәге базасында иреклеләр үсеше үзәге белән берлектә, карантинга эләккән яки урамга чыгу мөмкинлеге булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм буенча шәһәр волонтерлык штабы оештырылды. Бүгенге көндә анда 380 волонтер теркәлгән, аларның 151е - шәһәр волонтерлык штабында, 189ы - үз оешмаларының волонтерлык штабларында, 40ы –Гомумхалык фронты штабында. 1132 гариза кергән, шуларның 121е төрле сораулар буенча консультацияләр алган, 111 гариза үтәлгән. Һәр көнне, атнага җиде көн, штабта 18дән 50 яшькә кадәрге волонтерлар эшли. Алар барысы да укулар уздылар, битлекләр һәм перчаткалар, махсус бейджлар һәм гаризалар формалары алдылар. Волонтерларның барысы да үзләренең сәламәтлек торышларын күзәтәләр, бер-берсенә һәрвакыт ярдәмгә киләләр.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар шәһәр башлыгына сораулар бирделәр. Мәсәлән, "Балалар мәрхәмәтлелек ордены" иҗтимагый оешмасы лидеры Алия Норова шундый сорау белән мөрәҗәгать итте: "Быел безнең республика өчен иң мөһим даталарның берсе – ТАССРның 100 еллыгы. Һәм безнең республика үз тарихы белән дан тота. Татарстан Республикасының киләчәген ничек күрәсез?", - дип сорады ул.

"Татарстан Республикасының киләчәге - безнең кешеләрдә. Киләчәк – ул сез. Сез, бәяләп бетергесез белем багажы алгач, республикабыз тормышының төрле өлкәләрендә эшләвегезгә, аның киләчәк язмышы бәйле. Безнең республиканың тарихы бик данлыклы. Татарстанда сәнәгать җитештерүе өлкәсендә дә, фән өлкәсендә дә, башка тармакларда да аерым кешеләр булуы олы бәхет. КАМАЗ булмаса, аны уйлап табарга кирәк булыр иде. 80нән артык милләт вәкилләре, Советлар Союзының иң акыллы затлары Яр Чаллыга иң зур төзелешкә килделәр, дөнья лидерлары үз җиһазларын куйдылар. Тарихны кешеләр ясадылар. Һәм илебезнең киләсе 100 еллык тарихы безнең кешеләрнең тырышлыгы һәм көче белән барлыкка киләчәк. Шуңа күрә, Татарстан Республикасының киләчәге сезнең кулларда", - дип җавап бирде Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 19 май 2020, 17:56