Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан ишегалларының план-схемалары апрель һәм май айларында dvor.tatar сайтында ачык тикшерүләр, фикер алышулар өчен урнаштырылган иде. «Безнең ишегалды» программасының Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иң мөһим принципларының берсе – халык фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә бүгенге эпидемиологик хәл шартларында төзекләндерү проектлары буенча читтән торып җәмәгать фикер алышулары оештырылды.

Ишегалларын төзекләндерү схемалары буенча фикер һәм тәкъдимнәр берничә канал аша кабул ителде – программаның dvor.tatar сайтында планга карата комментарийларда һәм тәүлек әйләнәсе эшләүче 8(800) 27-5-2020 кайнар линия телефоны буенча. Татарстанлыларның тәкъдим-фикерләрен кабул итү вакытында сайтка 4 меңнән артык хәбәр килде һәм программаның колл-үзәге 1500гә якын шалтыратуны кабул итте.

Схемалар буенча халыктан кабул ителгән барлык комментарийлар да башлангыч проектларны эшләгән муниципаль районнарга юлланды. Муниципалитетларның бурычы – барлык фикерләрне тикшерү һәм программада каралган мәҗбүри эш юнәлешләренә ярашлы нигездә, шулай ук программа принципларын исәпкә алып, ишегалды схемаларын төзәтү, эшләп бетерү.

«Безнең ишегалды» президент программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күз уңында тота, ул берничә мәҗбүри эш юнәлешен үз эченә ала: ишегалды юлларын асфальтлау, булган тротуарларны ремонтлау һәм яңаларын түшәү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, ишегалдындагы яктырткычларны ремонтлау, балалар өчен уен комплекслары төзү, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру тәртипкә китерү.

Сишәмбе, 19 май 2020, 18:09