Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән Яр Чаллыда «Иң яхшы балалар табибы» дигән традицион Халык тану конкурсы старт алды.

«Бүген сыйфатлы сәламәтлек саклауның мөһимлеген, игелекле һәм сизгер табибларның кыйммәтен аңлыйбыз. Мин барлык чаллылыларны да шәһәребезнең участок педиатрларына игелекле сүз белән ярдәм итәргә чакырам. Һәркем үз эшенең остасы булган, тәҗрибәле, кешелекле балалар табиблары турында сөйли ала. Алар сабыйларыбызның сәламәтлеге турында кайгырталар, безнең белән бергә төннәрен йокламыйлар. Балалар табибларына ярдәм итү өчен сезнең фикерләрегезне, видеороликларыгызны һәм фотосурәтләрегезне түземсезлек белән көтәм, чөнки аларның авыр хезмәтләре өчен төп бүләк балалар һәм аларның әти-әниләренең хөрмәте һәм рәхмәте», - дип мөрәҗәгать итә Әлфия Когогина чаллылыларга.

Конкурс ел саен медицина хезмәткәре көне алдыннан үткәрелә һәм быел 18 майда «Челнинские известия» газетасы сайтында старт алды. Беренче этап барышында чаллылылар Яр Чаллының иң яхшы педиатры исеменә кандидатларны тәкъдим итә. Киләсе этап – тавыш бирүдән гыйбарәт, чаллылыларның күпчелеге сайлаган участок табиблары ТОПы узачак. Конкурста җиңүчегә Дәүләт Думасы депутаты исеменнән Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендә премия тапшырыла.

Узган елларда конкурсның җиңүчеләре булып Нина Степанюк (КБМҮ), Зөлфия Харунова (4 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Равил Нәкыйпов (КБМҮ), Люция Гарифуллина (4 нче шәһәр балалар поликлиникасы ), Алена Смирнова (2 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Татьяна Волкова (2 нче  шәһәр балалар поликлиникасы), Фәридә Фәррахова (3 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Аида Фотеева (6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы), Айсулу Әхмәдиева (5 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Гөлсем Исмәгыйлова (5 нче шәһәр балалар поликлиникасы ) танылды.

Чәршәмбе, 20 май 2020, 09:14