Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Заман» яшьләр үзәге Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышланган «Минем гаиләм тарихы – ул минем шәһәрем тарихы» дигән хикәяләр конкурсын башлап җибәрде. Иҗади чарада чаллылылар катнаша ала. Конкурска күләме буенча зур булмаган эшләр кабул ителә: хикәяләр, очерклар, эссе. Бу нинди дә булса истәлекле вакыйга, шаян тарих, Яр Чаллы төзелеше турында хатирәләрне чагылдырган, кыскасы, чаллылыларның ничек яшәүләре, дуслашулары, яратышулары, өйләнешүләре турында тасвирланган яхшы хикәя булырга мөмкин. "Хикәяләр конкурсы" тамгасы белән эшләр 8 июльгә кадәр "Заман" яшьләр үзәгенең mczaman@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Компетентлы жюри тарафыннан сайлап алынган барлык хикәяләр яшьләр үзәгенең шәһәр юбилеена әзерли торган җыентыгында урнаштырылачак. Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70

Сишәмбе, 2 июнь 2020, 13:00