Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең иң танылган спорт династияләренең берсе Галкиннар-Сәмитовлар гаиләсе. Чаллы йөгерүчесе Гөлнара Сәмитова һәм Питер җиңел атлеты Антон Галкин үз язмышларын 2004 елның 30 октябрендә бәйлиләр. Антон һәм Гөлнара гаилә фамилиясен икеләтә ясыйлар, аларның һәркайсы әти-әнисеннән килгән үз фамилияләрен өстәделәр.

Антон Галкин-Сәмитов 1979 елның 20 февралендә Ленинградта туа. Россия җиңел атлеты, халыкара класслы спорт мастеры. Җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасында 2002 елдан бирле. 2013 елда "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе"нең Яр Чаллы филиалын тәмамлаган. Галкин-Сәмитов хезмәт эшчәнлеген 2005 елдан спортчы-инструктор булып башлый. 2010 елның апреленнән «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча тренер булып эшли. Гөлнара Галкина-Сәмитова Россия җиңел атлетчысы, Олимпия чемпионы, Россия чемпионы, Россиянең Атказанган спорт мастеры, 1978 елның 9 июлендә туа. 9 яшеннән җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. 2004 елда КамГИФКны тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 2000 елдан Яр Чаллы шәһәренең спорт учреждениеләрендә спортчы-инструктор вазыйфасында башлый, 2018 елдан хәзерге вакытка кадәр Спортны үстерү үзәгенең спортчысы булып эшли.

Гөлнара Галкина-Сәмитова Дуслык ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Россия Эчке эшләр министрлыгына 200 ел» медале, «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт өчен» күкрәк билгесе, «Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

2008 елда аңа «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. 2020 елда «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнә. 2010 елның 24 июнендә кызлары Алинә туа. Кыз тренер әтисе Антон Галкин-Сәмитов һәм тренер Алексей Николаев җитәкчелегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Әти-әнисе Алинәнең җиңел атлетика белән шөгыльләнергә теләвен хуплый, ә кыз гаилә традициясен дәвам итә.

Җомга, 15 май 2020, 14:52