Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 май көнне Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узачак. Укучылар һәм ата-аналар уку профильләре, студентлар тормышы, көнкүреш шартлары, яшәү урыны һәм университетта белем алу турында тулы мәгълүмат алачаклар. Ачык ишекләр көне виртуаль форматта Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының  рәсми сайтында  http://tatngpi.ru узачак, чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Программада: ректор Әлфинур Галиәкбәрова чыгышы; кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Эльмира Әхмәтованың чыгышы. Ул 2020 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре, документлар тапшыру кагыйдәләре, мәгарифнең актуаль программалары һәм әзерлек юнәлешләре турында сөйләячәк, абитуриентларның иң актуаль сорауларына җавап бирәчәк.

Деканнар факультетларда уку үзенчәлекләре белән таныштырачаклар, ә студентлар университеттан тыш тормышның кызыклы яклары турында сөйләячәкләр. Шулай ук югары уку йортының уку корпуслары һәм тулай тораклары буенча виртуаль экскурсия дә узачак.

Шул ук көнне видеоконференция форматында ZOOM платформасында ата-аналар җыелышлары үткәрелә. 17:00 сәгатьтә 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре, 18:00 сәгатьтә 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен. Идентификацион коды: 240 016 9954 һәм 1234 пароле буенча керергә кирәк.

Кызыксындырган сорауларны алдан ук pk@tatngpi.ru электрон почтага җибәрергә һәм (88552) 46-97-74 телефоны аша җиткерергә мөмкин.

Шулай ук 2020 елның кабул итү кампаниясе турында тулы мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга була: http://abitur.tatngpi.ru/

Җомга, 22 май 2020, 11:36