Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

#МЫВМЕСТЕ шәһәр волонтерлар штабы җитәкчесе Анастасия Гайфуллина Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиевка шәһәр волонтерлык хәрәкәтен үстерү программасын тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы Чаллы активистына очрашуны балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән онлайн-конференциядә чыгыш ясаганнан соң билгеләде.

Анастасия Гайфулина Яр Чаллыда 2023 елга кадәр иреклеләр хәрәкәтен үстерү проектын тәкъдир итте. Ул бүгенге көндә Яр Чаллыда 7 яшьтән 71 яшькә кадәр 13 меңгә якын волонтер исәпләнүен әйтте. «Безнең планнарыбызда, шәһәрдә иреклеләр өчен җавап бирүче ведомствоара комитет булдыру. Хәзер аерым юнәлешләр билгеләнә: волонтер-медиклар, мәдәният министрлыгы волонтерлары – тар юнәлешләр, анда белгечләр ирекле ярдәмчеләр булып торалар», – дип сөйләде ул. Наил Мәһдиев программа белән танышты һәм хакимиятләрнең бу проект белән кызыксынуларын һәм мәсьәләләрне хәл итүгә Башкарма комитетның структур идарәләре кушылырга әзер булуын билгеләп үтте.

Җомга, 22 май 2020, 18:33