Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ислам динен тотучы барлык шәһәр халкын изге Рамазан ае тәмамлану белән котлыйм. Бу изге бәйрәм һәр мөселманның йөрәген шатлык белән тутыра һәм ураза тотучыларны берләштерә. Изге Рамазан ае тынычлыкка омтылу, якыннарга мәрхәмәтлелек һәм мәхәббәт, мохтаҗларга риясыз ярдәм күрсәтү, төрле дин һәм мәдәният вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәтләр, кешеләрнең бәхете һәм иминлеге хакына башка изге гамәлләр кылу вакыты булып тора. Яр Чаллыда Ураза бәйрәме - иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне чаллылылар, гадәттәгечә, уртак намазларга җыела, күп санлы кунакларны кабул итә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Ни кызганыч, быел эпидемиология вәзгыяте катлаулы булу сәбәпле, барлык массакүләм чаралар, шул исәптән бәйрәм намазлары уздыру мөмкин түгел. Сез бу хәлгә аңлап карарсыз һәм бәйрәмне гаилә белән бергә үткәрерсез, дип ышанам. Зирәклек, җаваплылык һәм чиксез түземлек чикләүләр чорының уңышлы тәмамлануы, туганнары, якыннары һәм дуслары белән очрашу шатлыгы белән бүләкләнәчәк. Изге ниятләрегез һәм лаеклы эшләрегез белән киләчәктә дә бай рухи-әхлакый мирасны саклауга һәм арттыруга зур өлеш кертерсез, дип ышанам. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.

                                                                                                                             Хөрмәт белән Н. Г. Мәһдиев,                                                                                                                                 Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 23 май 2020, 20:29