Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яңа спорт объектлары быел ук барлыкка киләчәк. Сүз йөзү бассейны, ябык футбол манежы һәм боз сарае турында бара. Соңгы ике объект төзелешен бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде. Җиңүнең 40 еллыгы урамының 52 комплекс тирәсендә 230 урынга исәпләнгән яңа боз сарае барлыкка киләчәк. Объектта "ФОРТЭКС" компаниясе эшли.

Бүген эшләр 10,8%ка төгәлләнгән. Фундамент салу, монолит тимер-бетон конструкцияләр урнаштыру, металл конструкцияләрне монтажлау эшләре бара. Наил Мәһдиев объектны август ахырына тапшыру бурычын куйды.

«Мондый катлаулы вакытта шәһәрдә бер генә төзелеш тә туктатылмаган. Минемчә, шәһәр өчен дә, төзүчеләр өчен дә-зур бәхет. Төзүчеләр эш белән тәэмин ителгән, ә шәһәр яңа спорт объектлары белән тәэмин ителәчәк», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Ябык футбол манежы Гренада паркында төзелә. Спорт объекты ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләк ителде. Төзелеш белән «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә.

Эшләр 23,8% ка төгәлләнгән. АБКның тышкы стеналарын кирпеч белән салу, манежны кире каплау, металлоконструкцияләрне монтажлау, эчке һәм тышкы челтәрләр, түбә ябу эшләре алып барыла.

Объектны август ахырына тапшырырга планлаштыралар. Биредә тренажер залы, биш киенү-чишенү бүлмәсе булачак. Моннан тыш, төзүчеләр өстәмә парковка оештырырга тәкъдим иттеләр.

Шәһәр мэры быел Чаллыда өч зур спорт объекты барлыкка килүен билгеләп үтте: "331 млн сум - боз аренасы, 333 млн сум - футбол манежы, 272 млн сум - йөзү бассейны. Сумма 1 миллиард сумга якын чыга. Бер ел эчендә Яр Чаллы шәһәрендә өч спорт объекты пәйда булачак. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Чөнки бу федераль, республика акчалары буенча уза. Без бүген бюджетның ни дәрәҗәдә киеренке үтәлүен күрәбез, шуңа да карамастан, җитәкчеләребезнең социаль юнәлеше кала бирә", - диде Наил Мәһдиев.

Шимбә, 23 май 2020, 10:26