Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен  һәм көчле җил фаразлана, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә, тәрәзәләрне ныгытып ябарга киңәш итә. Мондый вакытта балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Бәла-каза килеп чыккан очракта тиз арада ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә барлык төр телефоннар өчен дә бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Шимбә, 23 май 2020, 17:45