Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирустан 109 кеше терелгән. Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. Хәзерге вакытта 566 кеше медицина күзәтүе астында, 3816 кеше күзәтү вакыты тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә исәптән төшерелгән. Әйтергә кирәк, пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 395 очрагы теркәлгән.

«Узган ялларда коронавирус инфекциясе белән авыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 109 кеше терелде, өчесе вафат булды. Шәһәр стационарларында COVID-19 диагнозы белән расланган 50 кеше дәвалана, алты пациентның хәле авыр дип билгеләнә. Калган пациентлар өйдә дәвалану уза, аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза", - дип аңлатты Александр Николаев.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев идарәче компанияләрдән йогышлы авыруларга аерым игътибар бирүләрен сорады: "Бер подъездлы күпфатирлы йортта гына без авыруның өч очрагын ачыкладык. Шуңа күрә лифтларны, баскыч мәйданчыкларын эшкәртүгә аерым игътибар бирүләрен сорыйм. Без предприятиеләр һәм оешмаларда эшне дәвам итәбез, кызганычка каршы, авыру чыганаклары ачылып тора. Төп бурыч - әлеге учреждениеләрдә авырулар санын арттырмау", - дип билгеләп үтте ул.

Дүшәмбе, 25 май 2020, 08:45