Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллыда ел башыннан бирле эшсезлек буенча 86 млн 187 мең сум пособие түләнгән. Аларның 30 марттан 62 млн 608 мең сумы түләнде. Эшсезлек буенча максималь пособие-12 130 сум – 2 534 кеше алган. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында «Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Кадрлар үзәгендә расланган 2 084 вакансия бар. Эшсезлек буенча исәптә 8 909 кеше тора (30 марттан – 7 429). Эшсезлек дәрәҗәсе – 3,16% тәшкил итә.

Дүшәмбе, 25 май 2020, 09:48