Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәхси эшмәкәрләр һәм шәһәр ательелары тарафыннан саклагыч битлекләр тегү оештырылган. Шәһәр халкына һәм предприятиеләренә сату өчен әзерләнгән 150 меңнән артык саклагыч битлек бар.

 "ТЭМПО" холдинг компаниясенең "Заманча технологияләр" ҖЧҖ саклагыч битлекләр җитештерү буенча Кытай линиясен сатып алды. Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылды. Җитештерүчәнлек минутына 60 битлекне тәшкил итә. Саклагыч битлекләрне "Акульчев" компанияләр төркеме һәм "Впрок" кибетләре челтәре сатып ала, шулай ук "Заманча технологияләр" ҖЧҖ хезмәткәрләрен тәэмин итү өчен кулланыла.

Бактерицид циркулятлар җитештерү җайга салынган.  500 берәмлек бактерицид циркулят җайланмасы җитештерелде, аларны "Акульчев" компанияләр төркеме, "Кориб" ҖЧҖ, суд департаменты, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, "Танеко" АҖ сатып алды.

"КАМАЗ" запас частьлар һәм компонентлар заводының энергоремонт цехы территориясендә КН95 югары дәрәҗәдәге саклагыч битлекләр җитештерү өчен җиһазлар урнаштырылган. Автоматик линия 3 сменада эшли. Җиһазлар белән тәэмин итүче – Sinoped International (Liaoning) Co.,Ltd Кытай компаниясе. Линия җитештерүчәнлеге-сәгатенә 2400 битлек.

2020 елның 25 маена 3 мең саклагыч костюм һәм 10 мең пар бахила әзерләнгән, алар шәһәрнең медицина оешмаларына тапшырылган.

Дүшәмбе, 25 май 2020, 10:27