Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ территориаль бүлеге директорының яңа урынбасары билгеләнде. Ул – 38 яшьлек Вәли Нәҗмиев. Моңа кадәр ул ТР Көньяк-Көнчыгыш зонасында кураторлык иткән. Бүген аны Башкарма комитет коллективына шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим итте һәм яңа урында уңышлар теләде. 

 Вәли Нәҗмиев Әлмәт политехника институтының сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультетын тәмамлаган ("техник-төзүче" белгечлеге), аннан соң Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында югары белем алган. Хезмәт эшчәнлеген Әлмәт БТИында инженер-инвентаризатор вазыйфасыннан башлый, аннары Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында хезмәт куя. 2015 елдан Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә төрле вазыйфаларда эшли.

Дүшәмбе, 25 май 2020, 13:02