Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә азык-төлек товарларын сату тәртибе турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, 25 майга алынган мәгълүматлар буенча, урынга чыгып, 1166 объект тикшерелгән. Мониторинг мәгълүматлары Роспотребнадзорга тапшырыла. Тикшерүләрнең төп юнәлешләре –дистанцион линияләр, битлекләр, перчаткалар булу, биналарны чистарту һәм аларны дезинфекцияләү.

Моннан тыш, азык-төлек товарларына бәяләрне арттыру мәсьәләсе даими контрольдә тотыла.

Апрельдән башлап, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хаты нигезендә, 19 социаль әһәмиятле товар буенча аерым мониторинг үткәрелә. Мониторинг барышында бәяләр артуда аерым тәртип бозулар ачыкланмады.

2020 елның 14 маеннан башлап, бәяләрне һәм калдыкларны мониторинглауның бердәм системасында автоматлаштырылган эш урыны ярдәмендә 68 төр товарга кибетләрдә беренче ихтыяҗдагы товарларның булу-булмавына һәм аларның бәяләренә мониторинг үткәрелә. Бәяләр мониторингы күрсәткечләре көн саен бәяләр һәм калдыкларны мониторинглауның бердәм системасына кертелә.

Бәяләр диапазонында аерым үзгәрешләр күзәтелми. Социаль әһәмиятле товарларга кытлык юк. Әлеге юнәлешләр буенча эш дәвам итә.

Дүшәмбе, 25 май 2020, 10:58