Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне кысаларында Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе үзенең укучылары өчен онлайн-форматта күләмле программа әзерләде. Чара туры эфирда 10:00нан 18:00 сәгатькә кадәр Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтларда узачак. Чарада танылган татар язучылары - Разил Вәлиев, Факил Сафин, Вера Хәмидуллина, Зифа Кадыйрова катнашачак.

 Үзәк китапханәнең "ВКонтакте" төркемендә турыдан-туры эфир барышында, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, рәссам Фадеевлар династиясенең «Газиз туган ягым минем» вернисажын ачу булачак. Онлайн-эфирда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Мария Фадеева, Менделеевск шәһәренең профессиональ рәссамнары Ольга һәм Николай Фадеевлар катнашачак. Тамашачылар игътибарына «пыяла буенча рәсем сәнгате» техникасында татар милли киемендә кыз образын булдыру буенча «Татар мотивлары» мастер-классын тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, туган якка багышланган онлайн-викторинада катнашу мөмкинлеге булачак.

Чәршәмбе, 27 май 2020, 13:45