Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                      Хөрмәтле эшмәкәрләр!

                                       Һөнәри бәйрәмегез белән котлауларны кабул итегез!

Эшмәкәрлек секторын һич арттырусыз Яр Чаллының икътисадый иминлеге нигезе дип атарга мөмкин. 90 меңнән артык кеше бу өлкәдә, ярты миллионлы шәһәр икътисадының өченче өлешен формалаштырып, хезмәт куя.

Сезнең нәтиҗәле эшегез белән елдан-ел товарлар һәм хезмәтләр саны арта, эш урыннары булдырыла, яңа идеяләр һәм кыю планнар тормышка ашырыла. Үз хезмәтегез белән сез шәһәрдәшләрнең тормышын бай, уңайлы итәсез.

Чаллы бизнес-берләшмәсе һәрвакыт булдыклылыгы, инициативалылыгы һәм җаваплылылыгы белән аерылып торды. Бизнесменнар үз производстволарын үстереп, хәйрия акцияләрендә, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашалар, зур бәйрәм һәм спорт чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәтәләр.

Сезнең казанышларыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы Татарстан Республикасында җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча лидер булды. Киләчәктә дә Чаллы эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге үз эшчәнлегендә иң югары нәтиҗәләр күрсәтер дип ышанам.

                                                            Хөрмәтле чаллылылар!

Хакимиятнең һәм бизнесның максаты бер: без Чаллыда барысы да уңайлы яшәсен һәм эшләсен, яшьләребез туган шәһәрләрендә мөмкинлекләрен тормышка ашыра алсын өчен тырышабыз.

Бүген, катлаулы сынаулар чорында, безнең казанышларыбызны саклап калу һәм туган республикабызның чәчәк атуы өчен, быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче республикабыз һәм яраткан шәһәребезнең иминлеге хакына уртак эшебезне дәвам итү өчен, барысын да эшләү мөһим.

Барыгызга да нык сәламәтлек, яңа үрләр яулавыгызны, эшегездә зур уңышлар телим!

                                                                                                                                 Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                       Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 26 май 2020, 08:52