Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиядә «Интернет челтәрендә уңай контент булдыру» темасына «Блогер булырга» конкурсы старт алды. Конкурста катнашу өчен социаль челтәрләрдә активлык күрсәткән һәм блогерлык белән шөгыльләнүче 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге чаллылылар чакырыла.

Конкурсның беренче этабы 2020 елның 13 апреленнән 31 маена кадәр уза. Катнашу өчен «Вконтакте» социаль челтәрендә теркәлгән булырга һәм «Блогер булырга» төркеменә кушылырга кирәк. Конкурс турында репост ясарга һәм постны үзеңнең гамәлдәге аккаунтыңа "Ни өчен мин блогер булырга һәм уңай контент булдырырга телим" темасына (40 секундтан артмаган видео яки тексты 600 символдан артмаган фото) урнаштырырга кирәк. Аккаунт, һичшиксез, ачык булырга тиеш. Пост астына #позитивныйконтент, #tobeblogger хештегларын билгеләү мөһим. 

https://vk.com/tobe_blogger адресы буенча конкурста катнашучы анкетасын тутырырга. Анкетада катнашучы активлык күрсәткән барлык социаль челтәрләрнең аккаунтларыннан файдаланырга мөмкин. Бу очракта һәр канал буенча язылучылар саны күрсәтелә һәм барлык сылтамалар аерым беркетелә. 15 июньдә сайлап алу нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.

Конкурсның тулырак нигезнамәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 26 май 2020, 11:17