Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә әзерләнгән «Татарстан символлары» дигән күчмә күргәзмә ачылды. Экспозицияләрдә республиканың дәүләт символларын үстерү юлы күрсәтелде. Чара онлайн-конференция режимында узды. 29 нчы  гимназиянең 5-6 сыйныф укучылары өчен "Казан Кремле" музей-тыюлыгы хезмәткәре викторина үткәрде. Укучылар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, шулай ук Татарстан тарихыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр.

Күргәзмә өчен материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, Болгар дәүләт тарихи - архитектура музей-тыюлыгы һ.б. фондларыннан тәкъдим ителә. 

Чәршәмбе, 27 май 2020, 10:45