Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин барысын да бәйрәм белән котлады һәм «ТАССРның 100 еллыгы: тарих һәм хәзерге заман» темасына доклад белән чыгыш ясады. «Бүген без Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты - Татарстан автономиясе оешу турында – республиканың ХХ гасырда барлыкка килү векторын билгеләгән, хәлиткеч сәяси-хокукый актка кул куелуга 100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән тантаналы утырышта катнашучыларны һәм республикабыз халкын сәламләүгә шатмын. Республика адресына җылы котлаулар юллаган ватандашларыбызга, чит ил дәүләт эшлеклеләренә, сәясәтчеләргә, галимнәргә рәхмәтемне белдерәм», - диде ул һәм Татарстан дәүләтчелеге барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләде.

Республика парламенты башлыгы Бөек Ватан сугышында Татарстанның ролен һәм урынын билгеләп үтте: «Республикадан 700 меңгә якын кеше армия сафына китте, җиде укчы дивизиясе, тагын танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы һәм башка гаскәри берләшмәләр формалашты. Фронтка киткәннәрнең һәр икенчесе диярлек һәлак булды. 50 мең якташыбыз инвалид калды. Аларның 225е – Советлар Союзы Герое, 48е – Дан орденының тулы кавалеры булды, 200 меңнән артыгы – орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Билгеле шартлар нәтиҗәсендә, быел 9 Майны билгеләп үтә алмасак та, без Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызны искә алу формасын таптык: Җиңү дәресләре үткәрдек, монумент һәм обелискларга чәчәкләр салдык, ветераннар белән аралаштык, «Үлемсез полк»ны онлайн режимда оештырдык».

Ул ассызыклаганча, Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңадан үзгәртергә омтылуларына карамастан, нәкъ менә совет халкы фашизмны җиңүгә зур өлеш кертте. "Бу фактның, Россия президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән реформа кысаларында илнең Төп законына төзәтмәләрдә өстәмә конституцион яклау алуы очраклы түгел", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм белән котлады. "ТР Дәүләт Советы утырышы тарихи датада –  "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында"гы Декретка кул куелган көнне уза. Бу безнең дәүләтчелекне булдыру буенча тарихи акт булды. Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисадый, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын тормышка ашыруда аерым роль уйнады. Кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-белем бирү базасы булдырылды, татар халкы мәдәнияте чәчәк атты. Болар барысы да Татарстан Республикасында хәзерге дәүләтчелек формасына күчү өчен кирәкле шартлар тудырды. Россия Федерациясе президенты Владимир Владимирович Путинның 2018 елның 25 апрелендәге Указы нигезендә без 2020 елны ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан иттек. Хөрмәтле хезмәттәшләребез, президентыбызга шушы Указ өчен рәхмәт белдерүләрен сорар идем. Безне федераль ведомстволар хуплады, юбилей тәңкәсе чыгарылды. Пандемия шартлары безнең планнарга берникадәр төзәтмәләр кертте, әмма без, һичшиксез, әлеге истәлекле датага багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә үткәрү мөмкинлеген табачакбыз. Туган республикабызны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтлебез. Татарстанның иң яңа тарихы барышына йогынты ясаган Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Барыгызны да 100 яшьлек юбилей белән котлыйм, тынычлык, бәхет һәм иминлек сезгә, кадерле дуслар", - диде республика башлыгы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентаризмы үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медален тапшырды. Беренче булып Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яңа дәүләт бүләгенә беренче булып Минтимер Шәймиев ия булды. Медальне аңа 2019 елның 19 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә рәсми старт биргән тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте

Чәршәмбе, 27 май 2020, 12:05