Бүген ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы мәдәният учреждениеләре социаль челтәрләрдәге аккаунтларда турыдан-туры трансляцияләр алып бара. «КАМАЗ» мәдәният сарае уникаль флешмоб әзерләде. Концерт программаларын "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты, «Энергетик» мәдәният сарае, «Эврика» мәдәни үзәге коллективлары оештырды. «Кызыл тау» мәдәният үзәге «Минем тарихым – минем Татарстаным!» конкурс эшләренең видеороликларын трансляцияләүне башлап җибәрә. Чаллы картиналар галереясында Түбән Кама шәһәре комплекслы музее,ТР дәүләт тарих музее, шәһәребезнең картиналар галереясы фондларыннан «Татарстан Республикасы халык рәссамнары иҗаты» һәм «Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты» күргәзмәләре оештырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 май 2020, 14:11