Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2020 елның апрель-май айлары өчен Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү тәкъдим итте. 

Анда Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев рейтингның 7 нче баскычын били. Тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар арасына Россия Федерациясенең барлык субъектлары башкалаларының җитәкчеләре, биш эре финанс-икътисад үзәге вәкилләре дә керә: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.

Чәршәмбе, 27 май 2020, 16:53