Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы студентларга мәктәпләрдә укытырга, балалар түгәрәкләре һәм факультативлары алып барырга рөхсәт итүче закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Минем бер мандатлы округның шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укытучылар белән очрашуларда, кадрларга кытлык мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде. Закон проекты кабул ителгәч, иң актив, үсешкә омтылучы студентлар мәктәпкә практикага гына түгел, рәсми рәвештә эшләргә җибәрелә ала. Алар реаль профессиональ тәҗрибә һәм үз эшчәнлекләре өчен хезмәт хакы алачак".

Закон үз көченә кергәннән соң мәктәп укучыларын төп гомуми белем бирү программалары нигезендә "Мәгариф һәм педагогик фәннәр" белгечлеге буенча укыган һәм өч ел уку чорында арадаш аттестацияне уңышлы үткән студентларның укыту мөмкинлеге бар.

Профильле югары уку йортлары студентлары, ике ел уңышлы гына укып, өстәмә белем бирү юнәлеше буенча түгәрәкләр яки факультативлар алып бара алачаклар.

Пәнҗешәмбе, 28 май 2020, 08:57