Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының XXXIX утырышы узды. Ул zoom платформасы аша онлайн режимда үтте, анда 52 кеше катнашты (шунда ук тавыш бирү дә узды). Шулай ук трансляция шәһәрнең рәсми сайтында алып барылды.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында шәһәр икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү штабы кысаларында Кулланучылар базары, халыкны эш белән тәэмин итү, система барлыкка китерүче предприятиеләр, кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге, шулай ук аларның республика һәм федераль ярдәм чараларында катнашуы мәсьәләләре буенча даими мониторинг алып барыла. Бүгенге көндә предприятиеләрнең 90%ы үз эшләрен яңадан башлап җибәрде. Җәмәгать туклануы предприятиеләре, кунакханәләр, физкультура-сәламәтләндерү һәм сәүдә үзәкләре эшчәнлеген әлегә тулысынча гамәлгә ашырмый.

"Халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калу күбесенчә система барлыкка китерүче предприятиеләрнең тотрыклы эшенә бәйле. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлеге формалаштырылды. Яр Чаллыдан әлеге исемлеккә ике предприятие керде: «КАМАЗ» ААҖ һәм С. П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты. Республика дәрәҗәсендә мондый оешмалар 24. Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе, сайлап алу критерийлары нигезендә, атна саен федераль министрлыклар тәкъдимнәрен карый һәм оешмаларны тармаклар буенча система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кертү турында карар кабул итә. Якын көннәрдә Хайер компаниясе предприятиеләре төркемен кертүне көтәбез. Республика Премьер-министры имзасы белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юллама җибәрелде", - диде Наталия Кропотова.

Наил Мәһдиев Башкарма комитетның һәр кече, урта һәм эре бизнес эшмәкәре белән эшләргә әзер булуын ассызыклады. "Җитди финанс ресурслары федераль, республика Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән. Федераль исемлеккә кермәгән тармакларга 1 млрд сумнан артык акча каралган. Муниципаль ярдәм чаралары бар, алар бүген бик кирәк. Ярдәм юклыгы турында сөйләшүләр - белмәүдән. Безнең өчен кече, урта, эре эшмәкәрлек субъектлары барысы да бертигез. Без КИП "Мастер" буенча эшләдек, республика Президентын чакырдык, аңа КАМАЗ җитәкчелеге белән бергә 10 мең эш урынынын саклап калу өчен нинди ярдәм кирәклеге турында хәбәр иттек. 270кә якын предприятие шунда эшли. Моның өчен барлык кабинетларны да узарга, сөйләшергә һәм күрсәтергә кирәк. Безне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хуплады. Тагын да активрак эшләргә кирәк. 7 меңнән артык кече бизнес предприятиесенең 89%ы инде билгеле бер ярдәм алды. Әмма 11%ы калды әле, алар артында МСП предприятиеләре тора. Реаль инструментлар бар, алардан файдалана белергә һәм өйрәнергә кирәк.  Бу ярдәм чиксез булмаячак, шуңа күрә аларны хәзер максималь рәвештә файдаланырга кирәк. Кем өлгер, шул булган кризис нәтиҗәләрен җайга сала алачак. Кем сузып йөри - аңа берни дә юк", - диде шәһәр башлыгы.

Наталия Кропотова, система барлыкка китерүче оешмалар исемлегенә федераль дәрәҗәдә билгеләнгән критерийларга туры килгән оешмалар гына кертелә, дип аңлатты. Критерийлар икътисади эшчәнлекнең 72 төре өчен эшләнгән һәм аларда универсаль күрсәткечләр (табыш, хезмәткәрләр саны), шулай ук тиешле тармакларда спецификаны исәпкә алучы индивидуаль күрсәткечләр дә бар. Кайбер система барлыкка китерүче предприятиеләргә әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен еллыгы 5%тан артмаган ставка белән 12 айга кадәр 3 млрд сумнан да артмаган күләмдә ташламалы кредитлар бирелүе билгеләп үтелде.

Аннары Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә бизнеска күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Федераль дәрәҗәдә оешмалар өчен түбәндәге ярдәм чаралары гамәлдә:

Дәүләт ярдәме күрсәтелә торган аеруча зыян күргән тармаклар исемлеге:

Федераль чаралар белән беррәттән, республика Хөкүмәте тарафыннан, элек федераль чаралар белән колачланмаган һәм зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән тармаклардан МСП субъектлары өчен финанслауның гомуми күләме 1 млрд 300 млн сум булган ташламалы ярдәм механизмнары пакеты эшләнде.


Аерым игътибар зонасында сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең республика президенты адресына КИП "Мастер"га ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгате уңай каралды. Идарәче компания займ алачак, аның ярдәмендә резидентларга аренда түләүләре буенча кичектереп тору биреләчәк. Ә бу 10 меңнән артык эш урыны. Региональ программаларда катнашу өчен гаризаларны ТР Икътисад министрлыгы сайты – «Фастрек»аша бирергә мөмкин.

Муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелә.

Пәнҗешәмбе, 28 май 2020, 13:11