Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы депутатлары Шәһәр Советы Регламентына кертелә торган үзгәрешләрне расладылар. Мәсьәләнең асылын муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева аңлатты.

«Шәһәр Советының «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты муниципаль берәмлек вәкиллекле органының даими эшләвен тәэмин итү максатларында эшләнде. Гадәттән тыш хәл режимы, чикләү чаралары (карантин), гадәттән тыш яки хәрби хәл режимы чорында. Әлеге режимнар федераль законнар нигезендә кертелә. Югарыда санап үтелгән режимнар вакытында кертелә торган чаралар һәм шартлар регламентның гамәлдәге нормалары нигезендә Шәһәр Советы һәм аның органнары эшчәнлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа бәйле рәвештә, карар проекты белән Шәһәр Советында махсус режимнар гамәлдә булган чорда, аның эшләү тәртибен билгеләү мөмкинлеген бирә торган Регламентка үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Аерым тәртип булган чорда, тиешле мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән файдаланып, Шәһәр Советы һәм аның органнары утырышларын видеоконференцэлемтә режимында үткәрү мөмкинлеге карала. Мондый утырышларда карарлар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк. Аерым очракларда Шәһәр Советы карарларын кичектереп тору мөмкин булмаганда, депутатлардан сораштыру аша тавыш бирү юлы белән кабул ителергә мөмкин. Тәкъдим ителгән Шәһәр Советы карары проектын раславыгызны сорыйм», - диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спикерның чыгышын шәрехләп: "Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлләргә бәйле рәвештә, без онлайн режимда берничә киңәшмә уздырдык, шул исәптән даими депутат комиссияләренең уртак утырышын да. Әмма боларның барысы да закон нигезендә булсын өчен, безгә Шәһәр Советы Регламентына тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк".

Пәнҗешәмбе, 28 май 2020, 15:02