Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары нигезендә 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнүен искәртә.

Субсидия яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында, эшчәнлекне гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында үз хезмәткәрләрнең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында бирелә. Апрель аена субсидия алу өчен гариза 1 майдан 1 июньгә кадәр, май ае өчен - 1 июньнән 1 июльгә кадәр салым органына тапшырыла.

Шәхси эшмәкәр яки оешманың субсидиягә хокуклы булу-булмавын Россия Федераль салым хезмәтенең «Зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы МСП субъекты тарафыннан субсидия алу хокукын тикшерү» дигән махсус сервисында карарга мөмкин. Моның өчен ИНН кертү дә җитә. Эшмәкәр МСП реестрына кертелергә, коронавирустан зыян күрүче тармакларның берсеннән булырга тиеш. Шулай ук гариза биргән вакытта аның салым буенча бурычлары 3 мең сумнан артык булмаска тиеш.

Субсидия алу турында гариза оешманың урнашу урыны (шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны) буенча салым органына түбәндәге ысулларның берсе аша бирелә: 1. Электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары буенча; 2. Салым түләүченең - юридик затның шәхси кабинеты яки салым түләүченең - шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша; 3. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның24 апрелендәге 576 номерлы карары  нигезендә расланган форма буенча почтага җибәреп.

Субсидия алу өчен гаризаны карауның барышы турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырыла.

Җомга, 29 май 2020, 10:22