Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай һәм Мөслим районнарында Пенсия фонды бүлекчәләре җитәкчеләре белән онлайн режимында киңәшмә үткәрде. Төп тема-гражданнарга ярдәм итү чараларын тормышка ашыру, аерым алганда, 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр һәм апрель-июнь айларында 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган түләүләр. "Үземнең бер мандатлы округымда балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотам. Киңәшмә барышында Яр Чаллыдагы РПФ Идарәсе һәм районнардагы клиент хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы вәзгыять, тапшырылган гаризалар һәм инде исәпләнгән түләүләр саны, еш бирелә торган сораулар һәм рәсмиләштерү нечкәлекләре турында хәбәр иттеләр", – диде Әлфия Когогина.

"Хәзерге вакытта кискен проблемалар юк, сыйфатлы аңлату эшләре оештырылды, клиентлар хезмәте  беренчел гаризаларны эшкәртүгә алынды һәм сораулар белән шалтыратуларга җавап бирде. Бүгенге көндә 5000 сумлык түләүне 20 меңгә якын граждан рәсмиләштерде, шул ук вакытта 7 меңгә якын кеше – Россия Президенты Указы кабул ителгәннән соң, ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр дә бу түләүләрне алачак. 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә һәр балага 10 000 сум күләмендә акчаны алу өчен округта 60 меңгә якын граждан мөрәҗәгать иткән. Акча 1 июньнән күчереләчәк", - дип хәбәр итте депутат. 
 Түләүләр буенча чаллылылар тагын дүрт ай дәвамында, 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алачак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша өстәмә документлар тапшырмыйча, дистанцион рәвештә бирергә, шулай ук РПФ клиентлары хезмәтләрендә алдан язылу буенча тапшырырга мөмкин.

Җомга, 29 май 2020, 13:26