Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү, балалар йөрешен исәпкә алып, исәпләнәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барышында Премьер-министр  Алексей Песошин хәбәр итте. Икътисадый кризис чорында балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. 

Бала бакчага йөрмәгәндә ата-аналар түләвенең даими өлеше өч-дүрт тапкыр киметеләчәк, моннан тыш, күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түли торган акчаның гомуми күләме дә кимиячәк.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә: «12 майдан түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен, барлык исәп-хисапларны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк», - дип белдерде ул.

Җомга, 29 май 2020, 13:55