Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Коронавирус эпидемиясеннән соң Россия шәһәрләрен торгызу индексын 2Гис компаниясе үз кулланучыларының активлыгы нигезендә әзерләгән. Яр Чаллы 85% җыйды һәм шул рәвешле рейтингның икенче урын алды. Шәһәрләрне торгызу индексы-шәһәр халкының мобильлеген, товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗын чагылдыра. Ул онлайн-сәүдә һәм товарлар китерүгә игътибар артуын исәпкә ала, әмма беренче чиратта шәһәрнең офлайн сатып алу активлыгын тасвирлый. 

Кибетләрдә, сәүдә-сервис нокталарында, компанияләр офисларында булу шәһәр урамнарында ихтыяҗ һәм гадәти активлыкны күрсәтә. Беренче урында – Новокузнецк (88%), өченчедә-Кемерово (84%). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рейтингның беренче өч урынын моношәһәрләр били. Рейтингны Сочи йомгаклый, аның индексы 42% тәшкил итә.

Җомга, 29 май 2020, 16:44