Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2019-2020 елларның җылыту чорына йомгак ясадылар һәм киләсе җылыту сезонына әзерлек турында фикер алыштылар. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков сөйләвенчә, җылыту сезоны 229 көн дәвам иткән. Шулай итеп, шәһәр хуҗалыгын җылыту чорына әзерләүгә планлаштырылган эшләр күләме 1 млрд 971 млн 428 мең сум тәшкил итә, шуның 774 млн 56 мең сумы коммуналь хуҗалык объектларын әзерләүгә бүлеп бирелгән; 1 млрд 197 млн 372 мең сумы шәһәр торак фондын капиталь һәм агымдагы ремонтлауга планлаштырылган.

Идарәче компанияләр тарафыннан йорт эчендәге инженерлык системаларын агымдагы ремонтлау һәм әзерләү эшләре башланды. Подъездларны ремонтлау, торбаүткәргечләрне юу, җиһазларны көйләү, контроль-үлчәү приборларын көйләү эшләре алып барыла. Шулай ук спикер билгеләп үткәнчә, җәйге чорда төп бурычларның берсе - идарәче оешмаларның коммуналь ресурслар өчен калган бурычларын түләү. Хәзерге вакытта «Татэнерго» АҖ карамагындагы торак оешмаларның срогы чыккан бурычы 158,8 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,5 млн сумга күбрәк. Барлык җылыту чорында бурычларны бетерү өстендә актив эшләделәр һәм бүгенге көндә бурычларның минималь күләмдә исәпләнгән оешмалардан: “Үзәк" идарәче компаниясен, “Уңайлы йортлар» идарәче компаниясен, «Камстройсервис» оешмасын атап үтәргә була. «Челныстройремонт» (2,7 млн.сумга), «Электротехниклар» (2,6 млн сумга), «Бумажниклар» ( 1,1 млн сумга) идарәче компанияләре срогы чыккан бурычларны киметү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

 Наил Мәһдиев коммуналь ресурслар өчен бурычлары булган идарәче компанияләрне тикшерергә кушты: "Гражданнар акчалары, дәүләт акчалары кулланыла, шуңа күрә безнең бурычлары булган идарәче компанияләргә тикшерү белән килергә тулы хокукыбыз бар. Билгеләнгән тәртипне бозмаучыларга сорауларыбыз юк. Барысын да коронавируска кайтарып калдырырга кирәкми, бу шартларда без икенче ай гына яшибез", - диде мэр.

Җылыту сезонына әзерлек буенча башкарылган эшләр турындагы доклад белән «Татэнерго» АҖ филиалы - Чаллы җылылык челтәрләре оешмасы директоры Айрат Зәйнуллин чыгыш ясады. Барлыгы 2019-2020 еллар җылыту чорында 67 кимчелек ачыкланган һәм үзвакытында бетерелгән. Узган ягып җылыту сезоны белән чагыштырганда кимчелекләр 8гә кимрәк булган.

Җомга, 29 май 2020, 17:38