Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллы чыгарылыш сыйныф укучыларын укуларын тәмамлау белән котлады. Ул укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәһәр башлыгы чыгарылыш укучыларына сәламәтлек, унышлар һәм сабырлык теләде: "Үзегезнең тырышлыгыгыз, осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз нәтиҗәсендә сез яхшы белем багажын алдыгыз. Минемчә, Чаллы мәктәпләрендә алган әлеге белем багажы белән сез тормыш юлыннан ышанычлы атлап барачаксыз" , - диде Наил Мәһдиев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда Яр Чаллыда 5322 тугызынчы сыйныф һәм 2115 унберенче сыйныф укучысы чыгарыла.

Шимбә, 30 май 2020, 15:01