Яр Чаллы картиналар галереясе "Музейның иң яхшы волонтерлык проекты"өчен Владимир Потанин хәйрия фонды премиясенә лаек булды. «Интермузей-2020» XXII Халыкара фестиваль-конкурсының бүләкләү тантанасы кичә онлайн режимда узды. Җиңү "Картина с солнцем внутри" проекты ярдәмендә яуланды.Шулай итеп, проект кысаларында инвалидлыгы булган алты кыз укулар узды: картиналар галереясе хезмәткәрләре белән аралаштылар, мастер-классларда катнаштылар, халык алдында чыгыш ясауның нечкәлекләре белән таныштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 май 2020, 16:49