Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә, урынга чыгып, кулланучылар базарының 1321 объекты тикшерелде. Үткәрелгән мониторинг күрсәткәнчә, 41 сәүдә объектында дистанция линиясе юк; 5 объектта хезмәткәрләр битлекләрсез, 8 объектта перчаткасыз эшләгән; 4 объектта килүчеләр битлекләрсез кергән. Хокук бозулар ачыкланган объектның һәр җитәкчесе белән аларны оператив рәвештә бетерү буенча аңлату эшләре алып барылды. Әлеге объектларда кабат тикшерүләр үткәрелде. Кисәтүләр кабатланмады. Кулланучылар базарының тикшерелгән объектларында дезинфекция чаралары кулланып биналарны җыештыру, шулай ук бүлмәләрне 2-3 сәгать саен җилләтү эшләре алып барыла. Ваклап сату, хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, урнаштыру чаралары җитәкчеләренә тиешле эшне оештыру һәм әлеге таләпләрне тайпылышсыз үтәү өчен хатлар җибәрелде: - гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиена нормативларын тайпылышсыз үтәүне тәэмин итү; - хезмәткәрләрнең сулыш органнарын (битлекләр, респираторлар) һәм кулларны индивидуаль дезинфекцияләү чараларын (перчаткалар) мәҗбүри куллануны тәэмин итү); - гражданнарны ваклап сату объектларына битлекләрсез кертмәскә, сулыш органнарын (битлекләр, респираторлар) һәм кулларны индивидуаль саклау чараларын (перчаткалар) кулланмыйча хезмәт күрсәтүгә юл куймаска.); - гражданнар, хезмәткәрләрне дә кертеп, 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итү; - дезинфекция чаралары кулланып, көненә кимендә өч тапкыр гомуми кулланылыштагы урыннарны, җиһазларны, инвентарьларны, оргтехниканы һәм өслекләрне дезинфекцияләүне гамәлгә ашыру һәм кешеләр урнашкан урыннарда хезмәт урыннарын җилләтүне үткәрү;

- бер үк вакытта сәүдә объектының сәүдә залында бер кеше (хезмәткәрләрне дә кертеп) исәбеннән билгеләнә торган сәүдә залының мәйданы 4 кв метрга артуга юл куймаска кирәк.:

- гражданнарны кабул итү, аларга хезмәт күрсәтү максатларында, алдан язылу буенча, интервал аша, киләсе кабул итү вакыты белән, агымдагы дезинфекция һәм җилләтү үткәреп, 10 минуттан да ким булмаган вакыт аралыгында башкарыла; - 22:00 дән 06:00 сәгатькә кадәр ваклап сату объектлары эшчәнлеген тыю, даруханәләр, даруханә пунктларыннан һәм автозаправка станцияләреннән тыш; - 22:00дән 06:00 сәгатькә кадәр аш-су китерү буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен җәмәгать туклануы объектларын тыю.
Дүшәмбе, 1 июнь 2020, 10:38