Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! Кадерле балалар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Беренче июнь-балаларны тәрбияләү, аларның гаиләләрендә уңайлы яшәү, уку һәм тулы канлы ял итү өчен тиешле шартлар тудыру, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләренә җәмгыять игътибарын җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек. Бала сәламәт, белемле, тәртипле, социаль яктан актив һәм үзенә ышанган кеше булып үсәргә тиеш. Ул бай интеллектуаль һәм рухи эчке дөньясыннан чыгып шәхес булырга тиеш. Балада бу сыйфатларны формалаштыру өчен, ата-аналар һәм педагоглар, дәүләтнең һәрьяклап ярдәменә таянып, ныклы тандемда эшлиләр. Яр Чаллыда үсеп килүче буынны һәрьяклап камилләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бездә өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм музыка мәктәпләре, сәнгать һәм театр студияләре, техник һәм фәнни түгәрәкләр эшли. Педагогларның энергиясе балаларның мөмкинлекләрен тормышка ашыруга, аларның потенциалын ачуга юнәлтелгән.

Бүген шәһәребездә белем бирү процессының иң заманча таләпләренә җавап бирүче яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә. Без спортның төрле төрләре, шул исәптән экстремаль төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәбез. Без бассейн, боз сарае, футбол манежы, күп функцияле спорт мәйданчыклары төзибез. Бу гамәлләр Чаллы балаларын үстерүгә юнәлдерелгән, алар сәламәт, акыллы һәм тәрбияле, Яр Чаллы шәһәрен һәм «КАМАЗ» заводы төзегән ата-бабаларының данлы хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булып үссен өчен эшләнә барысы да.

Чаллы балаларының киләчәге иң яхшы булыр дип ышанабыз, алар, өлкәннәр булып, шәһәребезнең һәм яраткан Республикабызның алга таба чәчәк атуына саллы өлеш кертәчәкләр. Барыгызга да яхшы бәйрәм кәефе, шатлык, күңел күтәренкелеге телим. Җәй җылы, кояшлы һәм кызыклы булсын! Бәйрәм белән сезне, иң изге теләкләрем! Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Дүшәмбе, 1 июнь 2020, 11:44