Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, Чаллы гаиләләре 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә пособие алган. Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 900 млн сумнан артык тәшкил иткән. Күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләү сорап мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана электрон Кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Әгәр гариза пенсия фондына шәхсән бирелгән икән, карау этабын мөрәҗәгать иткән клиент хезмәте телефоны аша белергә мөмкин.

Гариза каралганнан соң, ата-ана тиешле хәбәрнамәне бер эш көне эчендә ала. Әгәр ата-аналар Россиядән читтә яши яки алар башка ил гражданнары булып тора икән, бу очракта, түләү башкарылмый дигән карар чыгарылырга мөмкин.

Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләү сорап шәхсән, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Дүшәмбе, 1 июнь 2020, 15:29